Сүзләргә игътибар итми генә шәһәрне ничек яратырга?

17.04.2018

Сүзләргә игътибар итми генә шәһәрне ничек яратырга?

Иртәгә 18 апрель көнне – Халыкара һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көне.

 

Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Татарстан республикасы берләшмәсе һәм Татарстан Республикасының Экскурсия үткәрүчеләр гильдиясе шәһәр халкын, туристларны Халыкара һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көненә багышланган чарага чакыра.  


18 апрель, чәршәмбе көнендә сезне сәгать 12.00 дә «Сүзләргә  игътибар итми генә шәһәрне ничек яратырга» фотокүргәзмәсе ачылышында көтеп калабыз. Ул “Кольцо” сәүдә үзәгенең төп керү урыны янында оештырыла. 

 

Күргәзмәдә "Том Сойер фест" проекты кысаларында төзекләндерелгән йортларның фотосурәтләре белән беррәттән, әле бу елда, ягъни 2018 елда яңартылырга тиешле биналарның да фотоларын күреп була. Фотоларда әле кайчан гына кыйшаеп торган ямьсез йортларның инде хәзер күз явын алырлык итеп эшләнгән булулары ачык чагыла. Күргәзмә волонтерларның кем икәнлеге һәм волонтер булу өчен ниләр эшләргә кирәклеге хакында сөйли. Күргәзмә шулай ук илебезнең башка шәһәрләрендә халыкның мәдәни мираска карата мәхәббәте тарихи йортларны уңай якка үзгәртүен дә чагылдыра. 


Фотокүргәзмә белән танышканнан соң оештыручылар теләге булганнарны сәгать 13.00 дә шәһәрнең тарихи бистәсенә җәяүле мавыктыргыч сәяхәткә чакыра. Кунакларны башкаланың тарихи өлеше белән аккредитацияләнгән белгеч, Экскурсия үткәрүчеләр гильдиясенең административ совет әгъзасы Айдар Садыйков таныштыра.

Маршрут Петербург урамы буенча, аннан соң Волков һәм Достоевский урамнары аша үтәчәк.

Гид Казандагы Сукно бистәсенең ни белән әһәмиятле булуы, Пугачев күтәрелеше вакытында бистә халкының нинди роль уйнавы хакында сөйләячәк.  
Аннан соң төркем борынгы Икенче тау, ягъни хәзерге Волков урамы буйлап сәяхәтне дәвам итәчәк. Монда экскурсовод кунакларны элекке вакытларда биредә билгеле шәхесләрдән кемнәр яшәве һәм хәзерге вакытта бу тыныч урамда кемнәр яшәве белән таныштырачак.


Волонтерлар һәм профессиональ реставраторлар көче белән "Том Сойер фест" проекты кысаларында төзекләндерелгән йортлар нәкъ менә биредә, Волков, Лесгафт, Ульянов-Ленин урамнарында урнашкан. Һәм 2018 елда яңартыласы берничә тарихи бина да нәкъ менә шушы җирлектә.


Битараф булмаган казанлыларны, сәяхәтчеләрне һәм башка яхшы күңелле кешеләрне, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен әлеге вакыйгада катнашырга чакырабыз һәм Халыкара һәйкәлләрне, тарихи урыннарны саклау көненә багышланган чара хакында халыкка мәгълүмат җиткерүдә өлеш кертүегезне сорыйбыз!
Күргәзмә ике атна дәвамында эшләячәк.