21.12.2022
"Кыш бабай хәзинәсе – уен квесты"
Бүген Иске Татар бистәсендә мавыктыргыч "Кыш бабай хәзинәсе – уен квесты" үтте.
Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында урнашкан “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтә торган 54 нче номерлы урта гомуми мәктәбе” укучылары өчен мавыктыргыч программа, күңелле уеннар, төрле тәм-томнар әзерләнгән иде. Кыш бабай һәм Кар кызы белән фотога төшү үзе бер истәлекле мизгел булды.
Яңа ел алдыннан рәхәтләнеп күңел ачып, яхшы кәеф тупладык!