Туристлар сәяхәте өчен яңа урыннар тәкъдим ителде

09.06.2018

Туристлар сәяхәте өчен яңа урыннар тәкъдим ителде

Бүген “Татар утары” кунакханә-ресторан комплексында туристлар өчен яңа урыннар тәкъдим ителде. Яңарак торгызылган Бикмуллин йортының аерым бер залында Милли аш-су бүлмәсе театры эшләячәге хакында хәбәр иттеләр. Биредә татар ашлары белән бергә, кытай, япон, пекин, италия, француз милли ризыкларыннан да “авыз итәргә” мөмкин булачак.

Чарада Татарстан Республикасының, Казан шәһәренең Туризм комитеты әгъзалары, башкаланың туристлык фирмалары вәкилләре, “Тарихи мохит” муниципаль бюджет учреждениесе хезмәткәрләре катнашты. Экскурсияләр вакытында Иске Татар бистәсенә сәяхәт кылу да тәкъдим ителде.