Туризм һәм кунакчыллык өлкәсендә стратегик үзгәрешләр: үсешнең яңа тармакларын эзләү

26.09.2018

Туризм һәм кунакчыллык өлкәсендә стратегик үзгәрешләр: үсешнең яңа тармакларын эзләү

2018 елның 21-23 сентябрь көннәрендә "Тарихи мохит" муниципаль бюджет учреждениесе катнашында Россия күләмендә “Туризм һәм кунакчыллык өлкәсендә стратегик үзгәрешләр: үсешнең яңа тармакларын эзләү” дип аталган фәнни-гамәли конференция үтте. 

Казанга Россиянең иң зур шәһәрләреннән отель һәм ресторан хуҗалары, Мәскәүнең әлеге юнәлештә белгечләр әзерли торган югары уку йортларыннан студент-магистрлар килгән иде. Кунакларның барысы да кунакханә, отель, хостел хезмәте күрсәтү дәрәҗәсеннән, җәмәгать туклануы оешмаларының эшеннән бик канәгать калды. 

Татарстан Республикасы башкаласында гамәли дәресләр программасы кысаларында “Тарихи мохит” муниципаль бюджет учреждениесе ярдәме белән көндезге һәм кичке экскурсияләр оештыру каралган иде. Чарада катнашучылар мәчетләрдә, чиркәүләрдә булдылар. Шулай ук аларны Зөя утрау-шәһәрчегенә, киләчәк шәһәре дип йөртелгән “Иннополис”ка алып бардылар. Казан, күпләр өчен, туризм һәм кунакчыллык буенча үрнәк шәһәр буларак истә калды.

Содержимое