«Туристларның экскурсия вакытында үз-үзен тоту тәртибе. Сәяхәткә бармый калу, көнен үзгәртү һәм кире кайтару. Якларның җаваплылыгы. Шәхси мәгълүматлар»

1. Үз-үзеңне тотуның гомуми тәртибе

1.1 Сәяхәт итүчеләр экскурсия башлана торган урынга, чара барышында җыелу һәм кузгалып китү урыннарына вакытында килеп җитәргә тиеш. Сәяхәтчеләр төркеме күрсәтелгән вакытка экскурсия башлана торган урынга килеп җитмәгән очракта Килешүне үтәүче (экскурсовод) сәяхәтне тулысынча яисә өлешчә үткәрү, шулай ук әлеге хезмәтне күрсәтүдән тулысынча баш тарту мөмкинлеге турында сорауны мөстәкыйль хәл итү хокукына ия.

1.2 Сәяхәт итүчеләр куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту, экскурсия үткәрү урыннарында, вакытлыча җыелу урыннарында, музейларда, транспорт чараларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә бурычлы.

1.3 Сәяхәт итүчеләр чара вакытында үз-үзләрен тоту рәвеше, уйланылып бетмәгән гамәлләре белән Килешүне үтәүченең (экскурсовод), башка юлдашларының хокукларын бозмаска һәм игътибарын читкә җәлеп итмәскә бурычлы.

1.4  Сәяхәт итүчеләр (сәяхәт итүчеләрнең законлы вәкилләре) өченче затлар тарафыннан китерелгән зыян өчен, шул исәптән сәяхәт итүчеләр, башка юлдашларының тынычлыгын боза торган гамәлләре өчен тулысынча җавап бирәләр.

1.5 Сәяхәт итүчеләр экскурсияне үткәрү юлыннан тайпылдыра торган мөстәкыйль карарлар кабул итә алмый. Экскурсия программасының һәрберсе юлга китәчәк вакытны исәпләп төзелә. Экскурсияне вакыт буенча озайтырга теләгән очракта (өстәмә сәгатьләр аерым түләнә), бу хакта экскурсия үткәрүчегә алдан хәбәр итәргә кирәк.

1.6 Экскурсия дәвамында сәяхәтчегә спиртлы эчемлекләр (шул исәптән сыра, аз тәэсир итә торган алкоголь эчемлекләр) куллану, тәмәке тарту, үзеңнән чүп калдыру,  ямьсез итеп сөйләшү катгый тыела.  

1.7 Сәяхәт вакытында автомобиль юлыннан чыкканда озата баручы затның  (экскурсовод) күрсәтмәләрен төгәл үтәү киңәш ителә. Автомобиль юлыннан мөстәкыйль чыгу һәм юлдан йөгереп чыгу тыела.

2. Экскурсия вакытында туристның автобуста үз-үзен тоту кагыйдәләре

 2.1 Сәяхәтчеләр автобус салонына (транспорт чарасына) урнаштырылган җиһаз-җайланмалардан сакчыл файдалана белергә тиеш.

2.2 Хәрәкәт вакытында автотранспорт чарасын йөртә торган затның (экипаждагы башка затның) игътибарын читкә җәлеп итү тыела.

2.3 Автобуска туристлар экскурсоводның һәм (яки) озата баручы затның чакыруы буенча утыртыла.

2.4 Экскурсантларның кул йөге махсус билгеләнгән урыннарга (урындык астына, өстәге киштәгә) куела. Туристларның сумкаларын һәм башка әйберләрне автобуста халык йөри торган урынга кую катгый тыела. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү максатыннан автобуска керү-чыгу юлы ирекле булырга тиеш.

2.5 Сәяхәт итүче зат автобус кузгалып киткәнче куркынычсызлык каешын эләктереп куярга тиеш һәм аны юлда автобус туктаган яки озата баручы зат (экскурсовод) рөхсәт иткән очракта гына ычкындыра ала.

2.6 Автобус юлда барганда ашау-эчү катгый тыела.

2.7 Автобуста барганда баш әйләнү яки косасы килү кебек авыру билгеләре сизелсә, кичекмәстән озата баручы затка яки экскурсоводка хәбәр итү сорала.

2.8 Сәламәтлегең какшап китү яки алган тән җәрәхәтләре хакында озата баручы затка (экскурсоводка) алдан хәбәр итү сорала. Әгәр сезгә бәдрәфкә барырга кирәк булса яки экскурсия вакытында кинәт кенә үзегезне начар хис итсәгез шулай ук озата баручы затка (экскурсоводка) мөрәҗәгать итүегез сорала.

2.9 Автотранспорт чарасының салоныннан беренче итеп экскурсовод (озата баручы зат) чыгарга тиеш. Автотранспорт чарасы салоныннан чыкканда, туристларның башкаларга комачау итми берәмләп кенә чыгулары сорала. Автобустан чыкканнан соң күрсәтелгән урында җыелу һәм экскурсовод (озата баручы зат) күрсәтмәләрен үтәү мөһим.

2.10 Экскурсантларга шәхси үз әйберләрен экскурсия вакытында, ашау урыннарында, музейларда, мәчетләрдә караучысыз калдырмау киңәш ителә. Экскурсия тәмамланганнан соң автобуста үз әйберләреңне онытып калдырмау сорала. Шәхси әйберләрнең иминлеге өчен турист үзе җаваплы.

Тәкъдимнәр:

  1. Кием һава торышына карап сайланырга тиеш. Көн болытлы булганда, үзең белән кулчатыр алу яхшы.
  2. Уңайлы аяк киеме киюегез отышлы булачак.
  3. Мәчет һәм чиркәүләргә кергәндә кию өчен хатын-кыз затына үзе белән яулык (баш киеме) алу тәкъдим ителә. Чиркәү, мәчетләргә кыска итәкләрдән, шортиклардан, кыска җиңле киемнәрдән керү тыела. Үзегез белән кечкенә савытта су ала аласыз.
  4. Бераз кәгазь акчагыз булуы кирәк. (Мәчетләргә кергәндә бахила, Казан Кремлендә – керү билеты алырга туры киләчәк, шулай ук бәдрәфкә керү өчен дә акча түләтергә мөмкиннәр).
  5. Үзегез белән кечерәк пакет һәм дымлы салфетка алыгыз (баш әйләнү очрагында).
  6. Музейда, мәчеттә, чиркәүдә экскурсовод рөхсәтеннән башка фотога/видеога төшерү катгый тыела.  

Яхшы кәеф дулкынында булыгыз!

Баш тарту, көнен үзгәртү һәм кире кайтару. Якларның җаваплылыгы.

Экскурсия хезмәте күрсәтүнең бәясе, хезмәт күрсәтелә торган вакытта гамәлдә булган тарифлар нигезендә Башкаручы тарафыннан билгеләнә. Башкаручы, инфляция күзәтелгән очракта, күрсәтелә торган хезмәтләр бәясен үзгәртү хокукына ия. Башкаручы бәяләр үзгәрү хакында хәбәрне Заказ бирүчегә гариза алганнан соң 14 көн эчендә җиткерергә тиеш.

Барлык түләү төрләре дә сумнарда башкарыла. Башкаручы һәм Заказ бирүче арасындагы исәп-хисап Заказ бирүченең Башкаручы яки вәкаләтле банк кассасына акча түләү, яисә материаль чараларны кәгазь акчасыз күчерү юлы белән башкарыла. Башкаручы кассасына яки аның исәп-хисап счетына акча күчкән көн түләү көне дип санала.

Башкаручының җаваплылыгы:

Экскурсиянең Башкаручы гаебе белән үткәрелми калу очрагында (экскурсия хезмәтләре күрсәтелмәү яки эш башланганчы 3 тәүлек кала заказдан тулысынча баш тарту очрагында), Башкаручы Заказ бирүче тарафыннан кертелгән аванс акчасын тулы күләмдә кире кайтара. 

Заказ бирүченең җаваплылыгы:

Экскурсия хезмәтеннән баш тарту яки аны күчерү очрагында, Заказ бирүче бу хакта Башкаручыга экскурсия башланганчы 3 тәүлек алдан хәбәр итәргә тиеш.

Экскурсияне өзү очрагында (төркемнең экскурсия башлану урынына килмәү яки Заказ бирүче гаебе белән экскурсия башланганчы 3 тәүлек кала  баш тарту очрагында) Заказ бирүче Башкаручыга заказны 100% күләмендә түли.

Экскурсия үткәрелү көнендә экскурсиягә заказ бирелеп һәм әлеге хезмәт өчен акча түләнеп, кинәт кенә Заказ бирүчедән бәйсез көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда һәм Заказ бирүче экскурсия башланыр алдыннан Башкаручыны бу хакта өч сәгать алдан кисәтеп, экскурсиядән баш тарткан очракта гына түләнгән акчалар кире кайтарыла. Мәсәлән, сәламәтлек какшап китеп, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать иткән вакытта. Бу очракта Башкаручы экскурсия хезмәте өчен түләнгән сумманы, әлеге чараны оештыруга тотылган чыгымнарны исәпкә алып, кире кайтара.

Шәхси мәгълүматлар.

2006 елның 27 июлендә кабул ителгән 152-ФЗ номерлы “Шәхси мәгълүматлар” хакындагы федераль законның (алга таба – “Шәхси мәгълүматлар” турында федераль закон) 9 маддәсе нигезендә, https://www.naslediekazan.ru/ сайтын кулланучы, әлеге сайт чыганакларыннан файдаланганда үз ихтыяры белән автомат рәвештә һәм язмача мәгълүматларны -  (фамилия, исем, атасының исеме; туган көн, ай, ел; җенес; паспорт мәгълүматлары (серия, номер, бирелгән вакыты, кайсы орган тарафыннан бирелүе;) һәм гражданлык; яшәү урыны (паспорт буенча һәм чынлыкта), өй һәм мобиль телефон номерын куллану рөхсәтен бирә.

Заказ бирүче Башкаручыга үзенең шәхси мәгълүматларыннан файдалану өчен ризалык бирә һәм әлеге гамәлнең аек акыл белән эшләнгәнен раслый. Шулай ук кулланучы “Шәхси мәгълүматлар хакында”гы федераль законның 3 бүлегендә язылган шәхси мәгълүматларга кагылышлы субъект кагыйдәләре белән таныш булуын раслый.