55.777885, 49.11927

Апанай мәчете

Адресы:
Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 27 йорт

Мәчет Казанның төп тарихи үзәгендә  – Иске Татар бистәсендә урнашкан, федераль әһәмияткә ия мәдәни мирас обьекты булып тора.

Апанай мәчете 1768-1770 елларда сәүдәгәр Якуп бине Солтангалинең шәхси акчалары хисабына төзелә. Әлеге шәхес тарихта Казан шәһәр Ратушасында татар бистәләренең икесендә дә идарә иткән беренче башлык буларак билгеле, ягъни ул Казанның татар бистәләрендәге беренче мэр була.

Мәчет сәүдәгәр Апанаевлар династиясе хөрмәтенә Апанай дип йөртелә башлый. Ул заманда алар үзләре әлеге мәчетне карап тоталар. Башта мәчет бер залдан торган, аның сигез кырлы манарасы булган. Дини корылма архитектурасында рус бароккосы һәм татар декоратив сәнгате үрнәкләрен күреп булган. 1872 елда архитектор Романов проекты буенча бинаның төньягында ике катлы янкорма төзелә.

Совет чорында мәчет ябыла, аның манарасы киселә. Бина балалар бакчасы итеп үзгәртелә. Берничә дистә елдан соң, ягъни 1995 елда мәчет мөселманнарга кире кайтарыла. 2000 елларда биредә төзекләндерү эшләре башлана һәм 2011 елда мәчет тулысынча эшли башлый.