55.778651, 49.117337

“Кәвешче” йорты

Адресы:
Казан шәһәре, Фатыйх Кәрим урамы, 7 йорт

19 гасыр ахырында чыгышы белән Казан губернасының Казан өязе Чувашлы авылыннан булган Садыйк Кәримов Юныс мәйданы янында бер катлы агач йорт төзи. Ул кәвеш-читекләр җитештерү остасы була һәм Казан мөселманнары арасында Кәвешче Кәрим буларак дан казана. Революциядән соң эшмәкәр йорты коммуналь фатирлар итеп үзгәртелә. 2003 елда әлеге йортта яшәүчеләрне башка урыннарга күчерәләр һәм берничә ел бина буш тора, аннан әкренләп җимерелә, бераздан йортта янгын чыга. 2012 елда аны сүтәләр, йортның алгы ягы гына сакланып кала.

Хәзерге вакытта бина төзекләндерелгән, архитектура һәйкәлен татар рәссамы Марат Яушев торгызган. Йорт татарларга хас булган ике өлештән тора: аның аскы ягы урамга алып чыга, ә ике катлы өске өлеше аша ишегалдына чыгарга мөмкин.