55.780878, 49.117226

Х.Сабитов йорты

Адресы:
Казан шәһәре, Шиһабетдин Мәрҗани урамы, 8А йорты

Хәзерге вакытта Шиһабетдин Мәрҗани урамындагы 8 нче йортта халык кул эшләнмәләре галереясы булган «Татар утары» кунакханә-ресторан комплексы урнашкан. Кайчандыр ул чыгышы белән Казан губернасының Казан өязе Чувашлы авылыннан булган Хәмит Сабитов йорты саналган. Сабитов аны 19 гасырның икенче яртысында төзетә. Х.Сабитов икенче гильдия сәүдәгәре була, баш киемнәре: ир-атлар өчен түбәтәйләр,  хатын-кызлар өчен калфаклар җитештерү белән шөгыльләнә. 1908 елдан алып  1910 елга кадәр биредә татар зыялыларының яраткан очрашу урыны - «Шәрык клубы» эшли, шулай ук вакытлыча тору номерлары да була. Аскы кат кирпечтән, ә өске кат, янгын чыккан очракта җайлы гына торгызу мөмкинлеген күздә тотып, агачтан салына. Ишегалдында башка ярдәмче корылмалар төзелә.

Универсиадага әзерлек максатыннан 2012 елда бина төзекләндерелә. Төзелештә иске кирпечләр кулланыла. Бинаны торгызу өчен 20-30%  яңа материал кулланыла.