55.777527, 49.11541

Шамил йорты

Адресы:
Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 74 йорт

XIX гасырда төзелгән йорт әүвәл беренче гильдия сәүдәгәр Ибраһим Аппаков йорты була. 1884 елда Ибраһим Аппаков Бибимәрьямбану исемле кызын Кавказда милли-азатлык көрәшен җитәкләгән атаклы Шамилнең уртанчы улы, отставкадагы генерал-майор Мөхәммәтшәфигә кияүгә бирә. Һәм туй бүләге буларак әлеге йорт балаларга мирас итеп тапшырыла. XX гасыр башында янгыннан соң бинаны бераз милли төсмерләр өстәп, Европаның иң яхшы архитектура үрнәкләренә туры китереп төзекләндерәләр. 1919 елда дәүләт милкенә әйләнгән бина торак йорт итеп үзгәртелә. 1981 елга кадәр биредә утызга якын гаилә яшәве мәгълүм. Биш елдан соң әлеге йортта татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай музее эшли башлый.