55.777121, 49.119076

З.Б.Усманов йорты

Адресы:
Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 40 йорт

З.Б.Усманов йорты Казанның Бауман урамында урнашкан. Бу йортта сәүдәгәр Җиһанша Усманов яшәгән. Ул затлы җигүле арбалар җитештерү остаханәсе хуҗасы булган.

З.Б.Усманов йорты 1853 елда архитектор А.И.Песке проекты буенча төзелә. Йорт махсус рәвештә  Казанның иң эре эшмәкәре Усманов өчен салына. Милек хуҗасы вафатыннан соң, йорт мирас буларак аның улы С.-А.Усмановка күчә, аннан исә әлеге йортны "Е.С.Смоленцев һәм Н.П.Шмелев” сәүдә йорты сатып ала. 1899 елда бина үзгәртеп корыла һәм анда "Төньяк номерлары" кунакханәсе эшли башлый. Совет чорында исә йорт үзенең "Чәй" кибете белән дан казана, 2-3 катларда "Совет" кунакханәсе хезмәт күрсәтә.

2003-2005 елларда шәхси инвесторлар бүлеп биргән чаралар хисабына бина тулысынча төзекләндерелә һәм ул «Шаляпин отеле» дип йөртелә башлый.

З.Б.Усманов йорты классицизм үрнәгендә төзелгән архитектура һәйкәле булып тора. Шулай ук республика әһәмиятенә ия мәдәни мирас объекты.

Загрузка...