55.796722455594, 49.108064286411

Казан Кремле

Адресы:
Казан Кремле

Казанның XVI-XXI гасырга кагылышлы тарихи һәйкәлләре урнашкан төп археологик комплексы һәм мәдәни ансамбле. Кремль территориясендә Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәнияте үрнәкләренең үзара үрелешен күрергә була – биредә мәчет манарасы янәшәсендә православие гыйбадәтханәсе гөмбәзе ялтырый, классик стильдә Европа рухында төзелгән йортлар тирәсендә исә Сөембикә манарасы мәһабәт корылма буларак тагы да тирәнрәк ачыла. Кремльдә шулай ук республика рәисе һәм хөкүмәт резиденциясе урнашкан.

Кремльгә илтә торган тукталышлар: “Кремль” метро станциясе, “Үзәк стадион” тукталышы

Экскурсияләр