Казан Богородица ирләр монастыре, Казан шәһәре

Казан Богородица монастыре Казан шәһәрендә урнашкан православие монастыре, Изге Ананың Казан иконасы табылу урыны. Казан Кремленнән ерак түгел, Кремль калкулыгыннан көнчыгышка таба, Зур Кызыл урамында урнашкан. 1917 елгы революциягә кадәр Казан шәһәре Богородица хатын-кызлар монастыренда саклана торган Изге Ананың Казан иконасы белән бәйле була.

1579 елның июль башында Казанда янгыннан соң Матрона исемле кыз берничә тапкыр төшендә Изге Ананы күрә. Һәм кыз бала, Изге Ана әйткән урында 1579 елның 21 июлендә әнисе, күршеләр белән бергә иконаны табып ала. Бу хакта һәм иконадан беренче могҗизалар турында хикәятне беренче тапкыр вакыйгалар шаһиты — рухани Ермолай — булачак патриарх Гермоген төзи. 1579 елда, Иван IV Грозный указы буенча, табылу урынында Богородица хатын-кызлар монастыре төзелә. Риваять буенча, анда беренче монахиня Мавра исемен алган Матрона кызы була.

1612 елда Минин һәм Пожарскийның ополчениесе Мәскәүгә Казан митрополиты Ефрем хәер-фатихасы буенча Казан иконасын алып килә. Иконаның төп нөсхәсе 1612 елдагы походтан соң Богородица монастыренә кайтарыла.

1904 елда 29 июньгә каршы төндә Казан Богородица монастыреннән Изге иконаны урлау хакында мәгълүмат барлык рус халкын тетрәндерә. Урлаучыларны тиз арада тоталар, ләкин иконаны таба алмыйлар.

2005 елның 21 июлендә монастырьга Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Алексий II килә һәм ул тантаналы рәвештә Казан епархиясенә Крестовоздвиженский чиркәвендә торган "Ватикан" исемлеген тапшыра. Гыйбадәтханәдә көн саен гыйбадәтләр кылына һәм әлеге дини йортка килүчеләрнең барысы да изге урынга табына ала. Хәзерге вакытта Богородица соборы торгызыла.