55.802492, 49.115029

Ирек мәчете

Адресы:
Казан шәһәре, Федосеев урамы, 5 йорт

Мәчетне 2015 елда төзи башлыйлар. Беренче намаз 2018 елның августында, Корбан гаетендә (мөселманнарның корбан чалу йоласы) укыла.

Мәчет проектын Мәскәүнең «Евгений Болотный архитектура остаханәсе» компаниясе эшләгән. Бинаның тышкы архитектурасы традиция буенча  ислам үрнәкләренә нигезләнә, әлеге мәчет Болгар шәһәрендәге Ак мәчетне һәм Казан Кремлендәге Кол Шәриф мәчетен хәтерләтә.  Изге йортның алгы өлешен бизәү өчен «дөньядагы иң яхшы ак мәрмәр» кулланылган, мәчет эчендәге бизәлешләрне күзәткәндә Абу-Дабидагы Шәйх Зәйд мәчете белән  охшашлык барлыгын аңлыйсың.

Төзелешкә заказ бирүче - яшь буынга һәм социаль тәкъдимнәргә  ярдәм итүче «БлагоДарение» хәйрия фонды.

Бүгенге көндә мәчет эшли һәм теләге булган һәр кеше биредә намаз укый ала.