55.779904, 49.117859

Казанның беренче таш «Әл-Мәрҗани мәчете»

Адресы:
Каюм Насыйри урамы, 17 йорт

Федераль әһәмияткә ия архитектура мирасы

Иске Татар бистәсендә беренче таш мәчет патшабикә Екатерина II нең шәхси рөхсәте белән 1767 елда төзелә башлый.

Ике катлы мәчет борынгы Болгар һәм татар декоратив – кулланма сәнгать үрнәкләрен үз эченә алган рус провинциаль барокко стилендә төзелә.

1850 елдан башлап 1889 елга кадәр мәчеттә имам – мөдәррис буларак күренекле татар мәгърифәтчесе, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани идарә итә.

Мәчет гасырлар дәвамында татар халкының рухи тормышында зур роль уйнаган.

Әл-Мәрҗани мәчете совет чорында да рухи-әхлакый кыйммәтен югалтмыйча үз эшчәнлеген дәвам итә. Хәзерге вакытта мәчет шулай ук мөселманнарны берләштерүче төп үзәкләрнең берсе булып тора.

Экскурсияләр