55.793866, 49.105806

Болак елгасы

Адресы:
Шәһәр үзәге

Болак - Кремль калкулыгының аскы өлешен Кабан күле белән тоташтыра торган кечкенә елга яки ермак исеме. Элек ул Иделгә коя торган култыкларның берсе булган. Казанны язгы кар суларыннан саклаучы дамба төзелгәннән соң, Болак Иделгә коюдан туктый. Сулык Казанның төп истәлекле урыннары — Кабан күле, Кремль, Бауман урамы һәм Лебедев күпере янында урнашкан. Шуңа күрә бу тирәләрдә йөргәндә аңа игьтибар итми үтү мөмкин түгел. Ермак тирәли урнаштырылган фонтаннар кичке якта матур утлар нурына чагылып күңелгә бер рәхәтлек бирә, ә бу исә шәһәр буйлап кичке сәяхәтнең эчтәлеген тагы да арттыра.

Хәзерге вакытта Болак белән Идел арасында су бәйләнеше булмаганлыктан, ермактагы су күләме үзгәрми диярлек. Сулык аша салынган барлык күперләр дә бетон яки таштан, биредә инде бер генә агач күпер дә калмаган. Бетон корылмалар нык итеп эшләнгән, хәтта революциягә кадәр салынган күперләр дә бик чыдамлы, алар аша бик күп шәһәр транспорты, шул исәптән автобуслар да йөри. Болак тирәли яшел чирәм үсә. Болакны төзекләндерү мәсьәләсендә шактый гына бәхәсләр була. Кемдер Болак ярларын Петербургтагыча эшләргә – ярларга вертикаль гранит  эшләнмәләр сузарга тәкьдим итә. Ә кайберәүләр исә яшел чирәм утыртуны кулай саный һәм “яшеллек” тарафдарлары җиңеп чыга. Җәй көне Болакта күп санлы фонтаннар күрергә була. Һәм хәзерге вакытта Болак ермагы шәһәр халкының һәм башкалабыз кунакларының иң яраткан ял итү урыннарының берсе.