55.782739, 49.117257

Галиәсгар Камал театры

Адресы:
Казан шәһәре, Татарстан урамы, 1 йорт

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры шул ук исемдәге мәйданда Түбән Кабан күле ярында урнашкан. 100 елдан артык тарихы булган театрда язучылар, режиссерлар һәм актерлардан торган иҗади берләшмә туплана.

Бинаның авыш түбәсе аның төп үзенчәлеге булып тора.

Татар театрына 1906 елның 22 декабрендә нигез салына.  Ул вакытта алдынгы карашлы бер төркем кыю татар яшьләре төрек драматургы Намык Кемальның  "Кызганыч бала" һәм "Мәхәббәт аркасында бәла" пьесаларын татарча сәхнәләштерәләр.

Оренбург укытучысы, күпкырлы шәхес Ильяс Кудашев-Ашказарский беренче профессиональ татар театр труппасына нигез салучылардан. Соңрак труппага артист, режиссер Габдулла Кариев кабул ителә. 1907 елда исә төркемдә театрда иң беренче уйнаган хатын-кыз буларак тарихка кереп калган Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская эшли башлый.

Театр «татарның Островские» дип саналган язучы Галиәсгар Камал исемен йөртә.