Тихвин чиркәве

Казан Тихвин чиркәве Татарстан башкаласы Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә, Михаил Худяков урамында урнашкан православие гыйбадәтханәсеТатарстандагы керәшен приходлары үзәге. Россия православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе Казан епархиясенә карый.

Элеккеге таш гыйбадәтханә рус барокко стилендә 1685 елга кадәр төзелә һәм XVIII гасыр ахырында тулысынча яңартыла. Ачылган вакытта ук анда Изге Мәрьәм ана иконасы урнашкан була, шунлыктан чиркәү нәкъ менә шул исем белән атала да. 1844 елда әлеге икона ярдәме белән могҗизалар һәм авыручыларның савыгып терелүе күзәтелә башлый. 1859 елда Иске Татар бистәсендәге янгын вакытында чиркәү өстендәге күктә Мәрьям-ана шәүләсен күрүчеләр була. Тихвин чиркәвенең Изге Мәрьям-ана иконасы шөһрәт казанып, шәһәрнең символына әверелә, иганәчеләр санын арттыра.

1898-1900 елларда иганәчеләрдән җыелган акчага чиркәү бинасын үзгәртеп коралар, тышкы күренеше XIX гасыр православие чиркәүләре төсмерен ала.

1997 елда Тихвин чиркәве Россия православие чиркәвенең Казан һәм Татарстан епархиясенә кайтарып бирелә , шәһәрнең керәшен приходына тапшырыла, җөмһүриятнең керәшен приходлары үзәгенә әверелә. Дини йолалар, гыйбадәт кылу, кагыйдә буларак,  татар телендә башкарыла.  2010 елда Тихвин чиркәвенә элек православие дине руханилары җирләнгән каберлек урыны кайтарып бирелә.