Мәгърифәт юлында. Университет һәм Бауман урамы
Мәгърифәт юлында. Университет һәм Бауман урамы
Экскурсиянең төре
Дәвамлылыгы
1,5 сәгать
Экскурсиягә бару
Теләк буенча
Бәяләр
Цены
Олылар өчен
Бер кешегә
600 сум
Балалар, пенсия яшендәгеләр
7 яшькә кадәрге балалар өчен бушлай. 7-14 яшьлекләр балалар билеты, пенсия яшендәгеләр өлкәннәр билеты белән керә.
500 сум
Заказ бирү
Место сбора и завершения
Җыелу урыны
Кремль урамы, 18 йорт. Казан Федераль Университетының төп бинасына керү юлы янында

Сәяхәтебезне Казан университетының төп бинасыннан башлыйбыз. Яшь Ленин һәйкәле янындагы ярымтүгәрәк мәйданчыкны студентлар «таба» дип атыйлар. Монда һәрвакыт шат яшьләр җыела. Заманында дөнья революциясен китереп чыгарган Башлык утырган колонналы бинаны урап узып без “оҗмах бакчасы”на юлыккандай булабыз – биредә кечерәк кенә соры биналар, яшел чирәм үскән юллар һәм Профсоюз урамы ягына алып чыга торган баскычтан зиннәтле шәһәр күренешенә тап буласың. Аннан соң юлыбыз элек Зур Проломная дип йөртелгән Бауман урамы аша уза. Әлеге урам шәһәрнең иң борынгы урамнарының берсе. Казан ханлыгы чорында ул  Ногай юлы дип йөртелгән. 1552 елда Явыз Иван гаскәрләре Казан Кирмәнен басып алганнан соң, Кирмән диварларын шартлаталар һәм җимерекләр күренеп торган урамны Проломная дип атый башлыйлар. Бауман урамы - шәһәрнең төп туристлар урамы. Монда тәүлек әйләнәсе тормыш кайный: кемдер музыка тыңлый, кемдер ашыга-ашыга юлын дәвам итә, кемдер ирекле рәссамнарга үз портретын ясата.

Экскурсиядә истәлекле урыннар

Бауман урамы

Шәһәрнең җәяүлеләр өчен каралган төп урамы. Туристлык маршрутларының барысы да әлеге урам аша уза. Ул 1986 елда җәяүлеләр урамы буларак игълан ителә. Аллея Казан Кремле тирәсендә башлана һәм шәһәр үзәге аша 2 чакрымга сузыла.

Алтын Урда чорында бу урында данлыклы Ногай юлы булган. Хәзерге вакытта Бауман урамында бик күп тарихи корылмалар, һәйкәлләр, музейлар, театр, бихисап кафе һәм сувенир кибетләре урнашкан.

Тулырак мәгълүмат