Мөселман рухындагы Казан
Мөселман рухындагы Казан
Экскурсиянең төре
Дәвамлылыгы
2 сәгать
Экскурсиягә бару
Теләк буенча
Заказ бирү

Экскурсиянең эчтәлеге:

  • Мәчетләрне карап йөрү, аларның тарихы, архитектурасы һәм эчке күренешләре белән танышу
  • Мәчетләргә кергәндә ислам кануннарын истә тотып, хатын-кызлардан яулык ябынып керүләре сорала

Экскурсиядә истәлекле урыннар

Казанның беренче таш «Әл-Мәрҗани мәчете»

Федераль әһәмияткә ия архитектура мирасы

Иске Татар бистәсендә беренче таш мәчет патшабикә Екатерина II нең шәхси рөхсәте белән 1767 елда төзелә башлый.

Ике катлы мәчет борынгы Болгар һәм татар декоратив – кулланма сәнгать үрнәкләрен үз эченә алган рус провинциаль барокко стилендә төзелә.

1850 елдан башлап 1889 елга кадәр мәчеттә имам – мөдәррис буларак күренекле татар мәгърифәтчесе, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани идарә итә.

Мәчет гасырлар дәвамында татар халкының рухи тормышында зур роль уйнаган.

Әл

Тулырак мәгълүмат

Апанай мәчете

Мәчет Казанның төп тарихи үзәгендә  – Иске Татар бистәсендә урнашкан, федераль әһәмияткә ия мәдәни мирас обьекты булып тора.

Апанай мәчете 1768-1770 елларда сәүдәгәр Якуп бине Солтангалинең шәхси акчалары хисабына төзелә. Әлеге шәхес тарихта Казан шәһәр Ратушасында татар бистәләренең икесендә дә идарә иткән беренче башлык буларак билгеле, ягъни ул Казанның татар бистәләрендәге беренче мэр була.

Мәчет сәүдәгәр Апанаевлар династиясе хөрмәтенә Апанай дип йөртелә башлый. Ул заманда алар үзләре әлеге мәчетне карап тоталар. Башта мәчет бер залдан торган, аның сигез кырлы

Тулырак мәгълүмат

Галиев мәчете

Галиев мәчете 1798 елда төзелә, әһәмияте буенча ул Мәрҗани мәчетеннән кала икенче урында торган җәмигъ мәчете. Татар бистәсенең сәүдә һәм иҗтимагый тормышы үзәге булган Печән базары мәчете.

Мәчет 1798–1801 елларда сәүдәгәр Муса Мәмәш иганәсенә Печән базары янында башлангыч классицизм формаларында төзелә. Күп тапкырлар үзгәртеп корулардан соң, хәзер төньягына янкорма өстәлгән, көньяк өлешенең почмаклары китекләндерелгән, озынча һәм турыпочмаклы, түбәсендә манарасы булган ике заллы мәчетләр төренә керә.

XIX гасыр ахырыннан биредә күренекле дин

Тулырак мәгълүмат

Нурулла мәчете

Нурулла мәчете ("Печән базары", "Юныс" һәм "Җиденче җәмигъ мәчете") Иске Татар бистәсенең тарихи үзәге булган Печән базары мәйданында 1845-1849 елларда архитектор А.К.Ломан проекты буенча төзелә.  Төзелеш, әтиләре - беренче гильдия сәүдәгәре Гобәйдулла Юнысов (1776-1849) васыять иткән акчалар хисабына бертуган Ибраһим (1806-1886) һәм Исхак (1810-1884) Юнысовлар тарафыннан алып барыла.

Ике катлы, гөмбәзле мәчетнең төньягында җир өсте манарасы урнаштырылган. Озынча, сигез кырлы бина каскадлы-яруслы итеп төзелгән.

1890-1908 елларда биредә танылган җәмәгать һәм сәясәт

Тулырак мәгълүмат