Иннополис
Иннополис
Экскурсиянең төре
Дәвамлылыгы
5 сәгать
Экскурсиягә бару
Теләк буенча
Бәяләр
Цены
Олылар өчен
Бер кешегә
2500 сум
Заказ бирү
Место сбора и завершения

Иннополис - Россиянең Татарстан Республикасында урнашкан яңа шәһәре. Шәһәрнең икътисады югары технологияле индустрияләргә нигезләнгән. Иннополиста заманча торак инфраструктурасы, экология, белем һәм һөнәри үсеш өчен зур мөмкинлекләр булган уникаль шәһәр мохите булдырылган. Сезне Россиянең булачак IT-башкаласына экскурсиягә чакырабыз!!!

Иннополис - югары технологияләр шәһәре. IT-белгечләр хыялланганча төзелгән Россиядәге беренче шәһәр. Иннополис юктан бар булган шәһәр, заманча яңа йортлар, уңайлы, куркынычсыз урамнар, югары технологияле хезмәт күрсәтелә торган “акыллы шәһәр” үрнәге. Сез биредә робот-курьерларны һәм машина йөртүчесе булмаган, автомат рәвештә хәрәкәт итә торган таксиларны күрә алачаксыз, университет һәм технопарк белән танышырсыз.

Әлеге экскурсия - киләчәккә билет!

Экскурсия үткәрүченең фамилиясен, исемен, атасының исемен күрсәтеп, алдан теркәлү кирәк.

Экскурсиядә истәлекле урыннар