Иннополис + Татар авылы
Иннополис + Татар авылы
Экскурсиянең төре
Дәвамлылыгы
7 сәгать
Экскурсиягә бару
Теләк буенча
Бәяләр
Цены
Взрослый
Стоимость с человека
3000 сум
Заказ бирү
Место сбора и завершения

Сезгә яңа экскурсия тәкъдим итәбез. Бер көн эчендә югары технологияләр шәһәре булган Иннополисны күрәчәксез. IT-белгечләр хыялланганча төзелгән Россиядәге беренче шәһәр ул. Иннополис - юктан бар булган кала, заманча яңа йортлар, уңайлы, куркынычсыз урамнар, югары технологияле хезмәт күрсәтелә торган “акыллы шәһәр” үрнәге. Сез биредә робот-курьерларны һәм машина йөртүчесе булмаган, автомат рәвештә хәрәкәт итә торган таксиларны күрә алачаксыз. Ә ярты сәгатьтән соң сез инде борынгы җирлеккә - этник «Татар авылы»на килеп җитәрсез. Биредә урта гасырларда барлыкка килгән татар авылларының яшәү рәвеше, аларның гореф-гадәтләре яхшы чагыла. Музей территориясе чүлмәк ясау, тимерчелек һәм тукыма туку мәйданчыкларына һәм остаханәләргә бүленгән, монда шулай ук кара мунча һәм балчык яндыру өчен махсус мич тә бар. Музейда саклана торган шактый гына экспонатлар – туку станогы, тальян гармун, таганнар, төрледән-төрле эш кораллары - шул заманнардан калган чын әйберләр. Биредә балалар өчен махсус зоопарк эшли. Балалар зоопаркта яшәүче тәвә, тавис кошларын, башка кошларны, шулай ук ат, пони, ишәк кебек хайваннарны сыйпап карый ала.

Экскурсиягә баручыларның фамилиясен, исемен, атасының исемен күрсәтеп алдан теркәлү кирәк.

Экскурсиядә истәлекле урыннар