Лаеш. “Чулман диңгезе”
Лаеш. “Чулман диңгезе”
Экскурсиянең төре
Дәвамлылыгы
7 сәгать
Экскурсиягә бару
Теләк буенча
Бәяләр
Цены
Олылар өчен
Бер кешегә
2500 сум
Заказ бирү

Лаеш элеккеге заманнардан ук Чулман буена урнашкан шәһәр. Хәрби оборона ныгытмасы буларак билгеле кала вакытлар узу белән тирә-юньгә һөнәрчелек эшчәнлеге, тимер һәм чуен ярминкәсе белән даны таралган шәһәргә әверелә. Биредәге София соборын сәүдәгәрләр акчасына төзиләр. Лаеш районы шагыйрь Гавриил Державин белән тыгыз бәйле. 19 гасырның икенче яртысында биредә Троица хатын-кызлар чиркәвенә нигез салына.

Элеккеге заманнардан сакланып калган корылмаларны без бүгенге көндә дә күрә алабыз.

“Чулман диңгезе” яры буендагы заманча пляж һәм җәяүлеләр өчен ял урыннары Кама киңлекләрендәге сәяхәтне тагы да күңеллерәк итә. Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы буенча фильм төшерү өчен төзелгән "Семрук" мәйданчыгында йөргәндә кунаклар үзләрен кино төшерү эшендә катнашам дип күз алдына китерә алачаклар һәм әлеге җирлек истәлекле фотолар төшерү өчен үзенчәлекле матур бер мәйданчык булып тора.

Экскурсиянең эчтәлеге: Шәһәр һәм “Чулман диңгезе” яр буе белән танышу, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш туган як музеена сәяхәт (алдан килешү буенча), София соборына керү, элеккеге Троица хатын-кызлар чиркәвен, Г.Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы буенча кино төшерелгән урыннарны карау.

Экскурсиядә истәлекле урыннар