Казан Кремленә сәяхәт кертелгән көндезге тулы экскурсия
Казан Кремленә сәяхәт кертелгән көндезге тулы экскурсия
Экскурсиянең төре
Дәвамлылыгы
3 сәгать
Экскурсиягә бару
Теләк буенча
Бәяләр
Цены
Олылар өчен
Бер кешегә
1000 сум
Балалар, пенсия яшендәгеләр
7 яшькә кадәрге балалар өчен бушлай. 7-14 яшьлекләр балалар билеты, пенсия яшендәгеләр өлкәннәр билеты белән керә.
900 сум
Заказ бирү
Место сбора и завершения
Җыелу урыны
Отель фойесында
Тәмамлану урыны
Казан Кремле

Бай эчтәлекле һәм бик күп мәгълүмат бирә торган экскурсия.

Әлеге сәяхәт сезне татар халкының мәдәнияте һәм көнкүреше, Казанга кагылышлы риваять-легендалар белән таныштырачак. Сез уңайлы автобуска утырып, шәһәрнең үзәк урамнары буйлап шушы якта туган мәдәният, фән һәм сәнгать эшлеклеләре, бай татар сәүдәгәрләре, татар зыялылары, Христианнар өчен рухи кыйммәткә ия Изге Ананың Казан иконасы хакында бик күп мәгълүмат ишетерсез. Казан җирлегенә иң беренче кемнәр күченеп килгән? Алар кай тирәдә яшәгән? Борынгы ныгытма – Казан Кирмәне буйлап сәяхәт иткәндә  сез бу серләргә бик тиз төшенерсез. Татарстан Республикасындагы иң матур мәчетләрнең берсе булган Кол Шәриф мәчете сәяхәтнең төп бизәге булып тора.

Экскурсиянең эчтәлеге:

  • Шәһәрнең тарихи үзәге буйлап, автобустан чыгып Иске Татар бистәсе, "Туган Авылым" милли күңел ачу комплексы белән танышу мөмкин булган экскурсия
  • Казан Богородица чиркәве белән танышу
  • Кол Шәриф мәчетенә керү каралган Казан Кремле буйлап җәяүле экскурсия

Экскурсиядә истәлекле урыннар

Казан Кремле

Казанның XVI-XXI гасырга кагылышлы тарихи һәйкәлләре урнашкан төп археологик комплексы һәм мәдәни ансамбле. Кремль территориясендә Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәнияте үрнәкләренең үзара үрелешен күрергә була – биредә мәчет манарасы янәшәсендә православие гыйбадәтханәсе гөмбәзе ялтырый, классик стильдә Европа рухында төзелгән йортлар тирәсендә исә Сөембикә манарасы мәһабәт корылма буларак тагы да тирәнрәк ачыла. Кремльдә шулай ук республика рәисе һәм хөкүмәт резиденциясе урнашкан.

Кремльгә илтә торган тукталышлар: “Кремль” метро станциясе,

Тулырак мәгълүмат