«Казан утлары» кичке тулы экскурсия
«Казан утлары» кичке тулы экскурсия
Экскурсиянең төре
Дәвамлылыгы
2 сәгать
Бәяләр
Цены
Олылар өчен
Бер кешегә
900 сум
Балалар, пенсия яшендәгеләр
7 яшькә кадәрге балалар өчен бушлай. 7-14 яшьлекләр балалар билеты, пенсия яшендәгеләр өлкәннәр билеты белән керә.
800 сум
Заказ бирү
Место сбора и завершения
Җыелу урыны
Отель фойесында
Тәмамлану урыны
Отель фойесында

Кичке Казан көнчыгыш әкиятләрен хәтерләтә! Мондый төр сәяхәттә булучылар күңеленә бик тирән уелып кала әле ул кичке утлар!

Караңгы төшеп, шәһәр утлары кабынгач башкалабыздагы архитектура истәлекләре тылсымлы һәм тагы да серле булып күренә! Әлеге экскурсиядә сез утларның матурлыгына сокланып, шәһәрнең тарихи үзәгендә урнашкан истәлекле урыннар белән бергә, төрле районнарда төзелгән яңа Универсиада объектлары белән дә танышачаксыз. Үзенең матурлыгы белән Россиянең башка шәһәрләреннән калышмый торган Кремль яры буйлап сәяхәт сезнең күңелләрдә әле бик озак сакланачак. Кыш айларында ул Яңа ел шәһәрчеге итеп бизәлә, җәен исә Яр буе хуш исле, купшы чәчәкләр иленә әверелә. Биредә талгын гына салмак көй яңгырый, Казансу ягыннан салкынча рәхәт җил исә. Җәй көне без Горький паркында урнаштырылган “бии торган фонтаннар” белән дә таныштырабыз.

Һәр экскурсиядә дә Казаныбыз өчен гаять мөһим булган символлар – Канатлы елан һәм Ак барс турында мәгълүмат яңгырар. Гаилә үзәге янында сез күпләрне кызыксындырган казан турында риваятьләр белән танышырсыз.

Әкиятләрдәге купшы, серле сарай сымак төзелгән Курчак театры янында фотога төшәргә дә мөмкинлек булачак. Җәй көне исә биредә сезне чәчәк фестивале таң калдырачак.

Экскурсиянең эчтәлеге:

Универсиада объектлары: Спортның су төрләре сарае, Казан Арена, тарихи үзәктә Казан шәһәренең истәлекле урыннары белән танышу, Кремль яр буенда җәяүле сәяхәт, Камал театры янында фотога төшү, Игенчеләр Сараен, Казан гаилә үзәген карау

Экскурсиядә истәлекле урыннар

Сәяхәтче фикере
Фәрит
Яр Чаллы
Төн, төнге күктәге ай, су, колакларны назлый торган серле хатын-кыз тавышы... Әлеге төнге экскурсиядән дә серлерәк тагы ни була ала икән? Мин әлеге сәяхәтне «Казан утлары» дип түгел, ә «Серле кыз әкиятләре» дип атар идем)) Сәяхәтнең мондый бай эчтәлекле һәм матур булуына сокландым! “Туган як”