Зөя утрау-шәһәрчеге, Галәм гыйбадәтханәсен карау, Татар авылына сәяхәт
Зөя утрау-шәһәрчеге, Галәм гыйбадәтханәсен карау, Татар авылына сәяхәт
Экскурсиянең төре
Дәвамлылыгы
7 сәгать
Экскурсиягә бару
Теләк буенча
Бәяләр
Цены
Олылар өчен
Бер кешегә
3000 сум
Заказ бирү
Место сбора и завершения
Җыелу урыны
Отель фойесында
Тәмамлану урыны
Отель фойесында

Зөя утрау-шәһәрчеге - Казаннан Идел буйлап өскә таба хәрәкәт иткәндә уң якта кала торган матур, тыныч утрау. Элек аны текә тау дип тә йөрткәннәр, чөнки аның ярлары су өстеннән биеккә калкып торган һәм төрле яклап текә кыялар белән киселгән булган. Зөягә сәяхәт кылу ул шәһәр ыгы-зыгысыннан читкә китеп, Казан ягы тарихы, XVI гасыр борынгы рус архитектурасының истәлекле һәйкәлләре белән танышу мөмкинлеге.

Бөтен дөнья өчен гаять әһәмиятле булган Успение ирләр монастыре ЮНЕСКО объектлары исемлегенә кертелгән.

Зөя утрау-шәһәрчегенә барганда сез Россиядә бердәнбер булган Барлык диннәр гыйбадәтханәсен күрерсез (башкача - Бөтен галәм гыйбәдәтханәсе, Халыкара рухи бердәмлекнең мәдәни үзәге). Ул православие, католик, буддизм, ислам, иудаизм кебек хәзерге диннәр белән бергә, инде юкка чыккан борынгы ассирия дине кебек төрле диннәрнең 16 үрнәген берләштерә.

Әлеге сәяхәт дәвамында сез шулай ук «Татар авылы» белән дә танышачаксыз. Биредә урта гасырларда татар авылларындагы яшәү рәвеше, аларның гореф-гадәтләре яхшы чагыла.  Музей территориясе чүлмәк ясау, тимерчелек һәм тукыма туку мәйданчыкларына һәм остаханәләргә бүленгән, монда шулай ук кара мунча һәм балчык яндыру өчен махсус мич тә бар.

Экскурсиянең эчтәлеге:

  • Транспорт хезмәте, Барлык диннәр гыйбадәтханәсе – объектка тукталып, фотога төшү.
  • Зөя утрау-шәһәрчегенә килеп җитү белән, сезгә Успение ирләр чиркәвен, Иоанн-Предтеча чиркәвен күрсәтеп, җәяүле тулы экскурсия үткәрәчәкләр.
  • Мәрьям Ананың дөньялыктан күчү кәшишханәсен, «Всех Скорбящих Радость» соборын, Россиядәге иң борынгы агач чиркәүләрнен берсен, Казанны яулап алыр алдыннан Явыз Иван кереп гыйбадәт кылган Изге Троица чиркәвен күрәчәксез.

Экскурсиядә истәлекле урыннар