Иске Татар бистәсе «Татар халкының мәдәни кыйммәтләре һәм мирасы»
Иске Татар бистәсе «Татар халкының мәдәни кыйммәтләре һәм мирасы»
Экскурсиянең төре
Дәвамлылыгы
1 сәгать
Экскурсиягә бару
Теләк буенча
Бәяләр
Цены
Олылар өчен
Бер кешегә
400 сум
Балалар, пенсия яшендәгеләр
7 яшькә кадәрге балалар өчен бушлай. 7-14 яшьлекләр балалар билеты, пенсия яшендәгеләр өлкәннәр билеты белән керә.
350 сум
Заказ бирү
Место сбора и завершения
Җыелу урыны
Татарстан урамы, 1 йорт. Г.Камал театры тукталышы

Иске Татар бистәсе - чал Казаныбызның тере тарихы, татар халкының мәңге саекмас рухи чишмәсе ул. Бөек татар халкының рухи мәдәнияте белән якыннанрак танышу өчен сезне Иске Татар бистәсенә сәяхәткә чакырабыз. Бистәдә урнашкан бай сәүдәгәрләрнең, татар зыялыларының, күренекле дин әһелләренең йортлары, риваятьләргә гаять бай Кабан күле сезгә гасырлар дәвамында тупланган тарих серләрен ачар. Иске Бистәдә мөселманнарны намазга чакырып яңгыраган азан сезнең күңелләргә хуш килер, патшабикә Екатерина II рөхсәте белән төзелгән беренче таш мәчет архитектурасы үзенең купшылыгы белән сезне үзенә җәлеп итәр. Сәяхәт вакытында Ислам дине, мөселманнарның изге йолалары һәм гореф-гадәтләре хакында бик күп мәгълүмат яңгырар.

Экскурсиядә истәлекле урыннар

З.Б.Усманов йорты

З.Б.Усманов йорты Казанның Бауман урамында урнашкан. Бу йортта сәүдәгәр Җиһанша Усманов яшәгән. Ул затлы җигүле арбалар җитештерү остаханәсе хуҗасы булган.

З.Б.Усманов йорты 1853 елда архитектор А.И.Песке проекты буенча төзелә. Йорт махсус рәвештә  Казанның иң эре эшмәкәре Усманов өчен салына. Милек хуҗасы вафатыннан соң, йорт мирас буларак аның улы С.-А.Усмановка күчә, аннан исә әлеге йортны "Е.С.Смоленцев һәм Н.П.Шмелев” сәүдә йорты сатып ала. 1899 елда бина үзгәртеп корыла һәм анда "Төньяк номерлары" кунакханәсе эшли башлый. Совет чорында исә

Тулырак мәгълүмат

Исәнбаевлар йорты

33 нче номерлы йортта Исәнбаевлар яшәгән. Хәзерге вакытта бина архитектура һәйкәле булып тора. Моңа кадәр караңгырак төсләрдә булган йортны, Универсиадага әзерлек максатыннан матур итеп тышлыйлар. Хәзер исә ул ачык яшел һәм кызыл төсле буяуларга буялып, әллә каян күз явын алып тора торган мәдәни мирас һәйкәле.  Бу йортта сез кызыклы һәм мавыктыргыч итеп вакыт үткәрә, татар рәссамы Рушан Галәф улы Шәмсетдиновның гаиләсе, иҗаты һәм эшчәнлеге белән таныша аласыз.

Тулырак мәгълүмат

Апанай мәчете

Мәчет Казанның төп тарихи үзәгендә  – Иске Татар бистәсендә урнашкан, федераль әһәмияткә ия мәдәни мирас обьекты булып тора.

Апанай мәчете 1768-1770 елларда сәүдәгәр Якуп бине Солтангалинең шәхси акчалары хисабына төзелә. Әлеге шәхес тарихта Казан шәһәр Ратушасында татар бистәләренең икесендә дә идарә иткән беренче башлык буларак билгеле, ягъни ул Казанның татар бистәләрендәге беренче мэр була.

Мәчет сәүдәгәр Апанаевлар династиясе хөрмәтенә Апанай дип йөртелә башлый. Ул заманда алар үзләре әлеге мәчетне карап тоталар. Башта мәчет бер залдан торган, аның сигез кырлы

Тулырак мәгълүмат

“Кәвешче” йорты

19 гасыр ахырында чыгышы белән Казан губернасының Казан өязе Чувашлы авылыннан булган Садыйк Кәримов Юныс мәйданы янында бер катлы агач йорт төзи. Ул кәвеш-читекләр җитештерү остасы була һәм Казан мөселманнары арасында Кәвешче Кәрим буларак дан казана. Революциядән соң эшмәкәр йорты коммуналь фатирлар итеп үзгәртелә. 2003 елда әлеге йортта яшәүчеләрне башка урыннарга күчерәләр һәм берничә ел бина буш тора, аннан әкренләп җимерелә, бераздан йортта янгын чыга. 2012 елда аны сүтәләр, йортның алгы ягы гына сакланып кала.

Хәзерге вакытта бина төзекләндерелгән

Тулырак мәгълүмат

Шамил йорты

XIX гасырда төзелгән йорт әүвәл беренче гильдия сәүдәгәр Ибраһим Аппаков йорты була. 1884 елда Ибраһим Аппаков Бибимәрьямбану исемле кызын Кавказда милли-азатлык көрәшен җитәкләгән атаклы Шамилнең уртанчы улы, отставкадагы генерал-майор Мөхәммәтшәфигә кияүгә бирә. Һәм туй бүләге буларак әлеге йорт балаларга мирас итеп тапшырыла. XX гасыр башында янгыннан соң бинаны бераз милли төсмерләр өстәп, Европаның иң яхшы архитектура үрнәкләренә туры китереп төзекләндерәләр. 1919 елда дәүләт милкенә әйләнгән бина торак йорт итеп үзгәртелә. 1981 елга кадәр биредә утызга якын гаилә яшәве мәгълүм. Биш

Тулырак мәгълүмат

Ш.Мәрҗани йорты

Каюм Насыйри урамында күренекле татар мәгърифәтчесе, дин белгече һәм тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани йорты урнашкан. Ул бу йортта 1858 елдан 1889 елга кадәр яши. Йорт Иске Татар бистәсендә үзенә күрә үзенчәлекле бер үзәк булып торган. 1863 елгы янгыннан соң йорт архитектор Романов проекты буенча классицизм үрнәгендә торгызыла. 2012-2013 елларда янәдән төзекләндерелә. Республика әһәмиятендәге мәдәни мирас, агачтан эшләнгән  архитектура истәлеге.

Тулырак мәгълүмат

Х.Сабитов йорты

Хәзерге вакытта Шиһабетдин Мәрҗани урамындагы 8 нче йортта халык кул эшләнмәләре галереясы булган «Татар утары» кунакханә-ресторан комплексы урнашкан. Кайчандыр ул чыгышы белән Казан губернасының Казан өязе Чувашлы авылыннан булган Хәмит Сабитов йорты саналган. Сабитов аны 19 гасырның икенче яртысында төзетә. Х.Сабитов икенче гильдия сәүдәгәре була, баш киемнәре: ир-атлар өчен түбәтәйләр,  хатын-кызлар өчен калфаклар җитештерү белән шөгыльләнә. 1908 елдан алып  1910 елга кадәр биредә татар зыялыларының яраткан очрашу урыны - «Шәрык клубы» эшли, шулай ук

Тулырак мәгълүмат