Иске Татар бистәсендә Чәй фестивале

16.07.2018

Иске Татар бистәсендә Чәй фестивале

13 июль көнне Иске Татар бистәсендә чәй темасына багышланган төрледән-төрле мәйданчыклар белән Чәй фестивале үтте.  

Чәйгә багышланган тамашада казанлылар күп төрле самоварлар белән таныша алды, шулай ук биредә чәй ярминкәсе оештырылды. Бәйрәмгә килгән кунаклар өчен милли ризыклар һәм тәм-томнар әзерләнгән өстәлләрдә нинди генә чәйләр юк иде!. 

Чәй сәнгате белән кызыксынучылар өчен чәй өстәле сәнгате һәм татарларда чәй әзерләү гадәте хакында гамәли семинарлар, чәй тарихы һәм төрле илләрдә, төрле милләтләр арасында милли чәй әзерләү йолалары буенча лекцияләр, “Болар барысы да чәй хакында” дип аталган китап базары оештырылды. 

Бәйрәм тамашасына дип “Болгар” радиосы махсус концерт программасы әзерләгән иде. Чарага килгән балалар өчен төрле интерактив уеннар һәм мастер-класслар оештырылды. «Полимер» мәдәният йорты, «Подросток» муниципаль бюджет учреждениесе һәм “Мавыктыргыч фән һәм техника йорты” иҗат төркемнәре тәкъдим иткән кызыклы программа балалар күңеленә хуш килде.