Иске Татар бистәсендә “Игелек” ярминкәсе

10.09.2018

Иске Татар бистәсендә “Игелек” ярминкәсе

Иске Татар бистәсендә оештырылган Игелек ярминкәсендә балалар һәм аларның якыннары бик теләп катнашты! Биредә халык өчен кирәкле әйберләр, төрледән-төрле кайнатмалар, тозланган яшелчә бик күп иде. Укучыларның тырышлыгы да ни тора бит! Үзләре ясаган эшләнмәләрне халыкка тәкъдим итте алар. Сәхнәдә дә чыгыш ясарга онытмады балалар! 51 нче мәктәп укучысына ярдәм итү максатыннан ярминкәдә 65000 сум акча җыелды. 

Содержимое