Игелек ярминкәсе

06.09.2018

Игелек ярминкәсе

2018 елның 8 сентябрендә, ягъни шимбә көнне сәгать 10.00 нан алып 12.00 гә кадәр Казанның Иске Татар бистәсендәге Каюм Насыйри урамында “Игелек ярминкәсе” узачак. 

Ярминкәдә Вахитов районының муниципаль белем бирү оешмалары укучылары катнаша. Алар биредә үзләренең кул эшләнмәләрен, төрледән-төрле кайнатмалар, кышка тозлап әзерләнгән яшелчәләр тәкъдим итәчәк. 

“Игелек ярминкәсе”нә килүчеләр өчен зур мәдәни программа әзерләнә. Сәхнәдә Вахитов районының Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче балалар төркеме, Идел буе районының Балалар сәнгать мәктәбе укучылары, Вахитов районының З.Хәбибуллин исемендәге 7 нче Балалар музыка мәктәбе укучылары чыгыш ясаячак. Шулай ук “АРНУВО” мода театры шәкертләре мода буенча «С видом на Восток», «Милитари», «Кружевница» дип аталган коллекцияләр дә күрсәтәчәк. 

Балалар уенчыкларны кәгазьдән ясау һәм бисер белән эшләү буенча  «Күбәләк», «Билбау», «Биюче кыз» дип аталган мастер-классларда да катнаша ала.

Ярминкәдә җыелган акчалар 51 нче мәктәп укучысы Агеев Роман Әмин улын дәвалау өчен тотылачак.

Казанлыларны һәм башкалабыз кунакларын ярминкәдә көтеп калабыз! Сез кылган изгелек Романны коткарачак!