24 август көнне Казанның Иске Татар бистәсендә Россия күләмендә уздырыла торган “Кино төне” үтәчәк!

09.08.2019

24 август көнне Казанның Иске Татар бистәсендә Россия күләмендә уздырыла торган “Кино төне” үтәчәк!

24 август көнне Казанның Иске Татар бистәсендә “Татаркино” берләшмәсе белән берлектә Россия күләмендә уздырыла торган “Кино төне” үтәчәк!

Шәһәр халкы һәм башкала кунаклары өчен ачык һавада зур экран аша берьюлы төрле жанрдагы өч рус фильмы:​ "Домовой" , "Балканский рубеж",​ ​ "Полицейский с Рублевки: новогодний беспредел" кинолары күрсәтеләчәк!

Кино башланыр алдыннан кунаклар өчен "JUST BRASS" музыкаль төркеме чыгыш ясаячак һәм төрле бүләкләр каралган кызыклы интерактив та оештырылачак!

Теләге булган һәр кешене 24 август көнне Кабан күле яры буена чакырабыз. Мәрҗани мәчете ягыннан керү сорала. Чара 19:30 сәгатьтә башлана! Керү ирекле. 12+

Содержимое