Ватан геройлары көне белән!

09.12.2022

Ватан геройлары көне белән!

Бүген Иске Татар бистәсендә урнашкан Габдулла Тукай музеенда шигырь укучылар өчен оештырылган “Батырларның даны мәңгелек” шәһәр бәйгесенең финал этабы узды. Чара башында махсус хәрби операция вакытында батырларча һәлак булган, вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән Илназ Госман улы Кадыйровның әнисе – Кадыйрова Гөлүсә Фазул кызы чыгыш ясады.

Финалга чыккан 20 катнашучының эшләре белән танышканнан соң жюри түбәндәге җиңүчеләрне билгеләде:

I урын Шарапов Артем Рөстәм улы “Сәламәт буын” күппрофильле лицее” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең 5Г сыйныфы укучысы, җитәкчесе Шакирова Олеся Мөхретдин кызы. 

II урын Иванов Тимофей Николаевич “Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге Казан кадетлар мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет белем бирү учреждениесе, җитәкчесе Ялсина Әлфия Бәдгетдин кызы.   

III урын Шәрәфетдинова Анастасия Алексеевна "64 нче номерлы мәктәп" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең 5Б сыйныфы укучысы, җитәкчесе Маркелова Ирина Викторовна.

“Креатив якын килү” номинациясендә җиңүчеләр Панкратова Полина Юрьевна һәм Шакиров Кирилл Андреевич “Сәламәт буын” күппрофильле лицее” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең 8 сыйныф укучылары, җитәкчесе Бакина Светлана Анатольевна. 

“Идеяның һәм эш эчтәлегенең үзенчәлекле булуы” номинациясендә җиңүче  Егорова Таисия Евгеньевна “103 нче номерлы мәктәп” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең 5В сыйныфы укучысы, җитәкчесе Шакирова Әлфия Мәлик кызы. 

“Сәнгатьлелек һәм теманы яктыртуда эмоциональлек” номинациясендә җиңүче  Худякова Эмиллия Денисовна “Елена-Сервис” мәктәбенең 4Б сыйныфы укучысы, җитәкчесе Федонина Раиса Александровна. 

“Сәнгатьлелек һәм теманы яктыртуда эмоциональлек” номинациясендә җиңүче Мансурова Аделия Равилевна “182 нче номерлы лицей” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең 6У сыйныфы укучысы, җитәкчесе Махнина Анастасия Максимовна. 

Чараны оештыручылар:

«Тарихи мохит» муниципаль бюджет учреждениесе
"Иске шәһәр" префектурасы
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Татарстан Республикасы «ТатарКино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе
Безнең мәгълүмати партнер Авторадио Казань 103,3 FM
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм чарада катнашкан өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез!

Содержимое