Без Сезгә Казан читендәге иң әһәмиятле һәм кызыклы объектларның берсе булган Раифа Богородица ирләр монастырен карарга тәкъдим итәбез. Сәяхәткә бару юлында Казанның тарихи үзәге һәм Киров дамбасы аша узачакбыз. Моннан искиткеч матур булып Казан Кремле һәм судагы иң үзенчәлекле мәдәни мирас – Казанны алганда һәлак булган сугышчылар һәйкәле күренеп тора. Бишбалта бистәсендәге урамнар буйлап йөргәннән соң, без Казан епархиясенең иң матур истәлекле урынына - шәһәр үзәгеннән 30 чакрым ераклыкта урнашкан Раифа Богородица ирләр монастырена юл тотачакбыз. Биредә Мәрьям Ана Грузин иконасы соборы, Троица соборы үзенең гаҗәеп үзенчәлекле төзелеше белән таң калдырачак.
Теләге булганнар изге чыганактан су ала, буш вакытта күл буендагы беседкага утырып, табигать белән хозурлана, монастырьдагы храмнарны карап йөри ала.
Экскурсиянең эчтәлеге:
Раифа Богородица монастырена бару буенча транспорт һәм экскурсия хезмәте күрсәтү, Мәрьям Ана Грузин иконасы соборын, Троица соборын карау